

Караидел районында укудан тыш вакытта үсмерләр арасында хәвефле вакыйга булды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, укучыларның берсе өйдән сорамыйча гына яшьтәшләренә күрсәтер өчен травматик пистолет алган. Корал белән саксыз эш итү аркасында очраклы ату булган, икенче үсмернең битенә тигән.
Зыян күрүчегә вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән, сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Бу хәлне балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә махсус контрольгә алганнар.
"Үсмерләр һәм аларның гаиләләре профилактик исәпкә куелган, алар белән белгечләр эшли, мәктәптә аңлату әңгәмәләре үткәрелгән. Барлык ата-аналарга тагын бер кат искәртәсем килә: теләсә нинди коралны саклау кагыйдәләре, шул исәптән травматик һәм пневматик коралны да, катгый дисциплина таләп итә. Корал бары тик, балалар ача алмаган, ябык сейфларда гына сакланырга тиеш. Монда ата-аналарның гамьсезлеге күренеп тора. Мондый һәр очрак КДН һәм хокук саклау органнарының шәхси контролендә булачак. Балаларыгызны саклагыз һәм ваемсызлыкка юл куймагыз", — дип ассызыклады Урал Килсенбаев.
Автор фотосы.