+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
5 февраль 2019, 19:38

Төрелгән вафля

Кирәк:5 йомырка,1 стакан шикәр комы, 1 кап ванилин,200 грамм эретелгән маргарин яисә акмай,1 стакан он.

Барлык ингредиентларны бергә кушып, яхшылап тугларга. Камыр куе каймак төсле була. Аны вафля табасына салып, газ плитәсе өстендә башта – бер, аннан икенче ягын пешерергә кирәк. Табадан алу белән тиз генә торбачык итеп төрегез. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: