+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
13 февраль 2019, 12:01

Йомшак кекс

Майонездан кекс әзерләп караганыгыз бармы? Гади генә рецепт буенча әзерләнгән камыр ризыгы бик тәмле була!

Кирәк булачак:
4 йомырка,
4 аш кашыгы майонез,
1 пакет камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель),
1 чәй калагы ванилин,
1 стакан шикәр комы,
1 стакан он.
Әзерләү тәртибе:
Савытка йомырка, майонез, камыр көпшәкләндергеч, ванилин, шикәр комы, он салып, яхшылап туглагыз.
Күбрәк күперткән саен, кекс шуның кадәр ныграк кабарып пешә.
Кекс пешерә торган савытны майлыйсыз, әзер камырны шунда салып, 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешерәсез.
.Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: