+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
21 март 2019, 16:30

Кыстыбый - халкыбыз ашы!

Алъяпкычларны будык та аш бүлмәсенә йөгердек... Бүген бездә - кыстыбый!!!

Бүген һәр гаиләдә диярлек яратып ашала торган ризык - кыстыбый рецептын тәкъдим итәбез. Аны әниләрегез, дәү әниләрегез белән бергәләп, ә үсә төшкәч, үзегез генә дә әзерли алачаксыз.
Кыстыбый камыры болай әзерләнә: ярты литр сөткә 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз, он салып, камыр басыгыз.
Камырны юка гына итеп җәегез һәм аның өстенә зур булмаган тәлинкә куеп, түгәрәкләр кисеп чыгыгыз. Җәймәләрне коры табада ике яклап та пешереп алыгыз. Озак тотмагыз, чөнки катып китә һәм сына. Калҗаларны табадан алу белән, өсте-өстенә куеп, сөлге астына җыя барыгыз.
Кыстыбый эчлеге өчен сөт, акмай салып, яхшылап төелгән бәрәңге кирәк. Бәрәңгене җәймәнең ярты өлешенә генә салып, икенче ягы белән каплагыз. Кыстыбыйларны эретелгән акмай белән майлагыз. Кайберәүләр кыстыбыйны тары ярмасыннан да ясый. Алай да бик тәмле килеп чыга.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: