+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
24 апрель 2019, 11:25

Лимонлы печенье

Бу тәмле печеньены пешерү өчен 3 йомырка, 200 грамм шикәр комы, ярты лимон кирәк булачак.

Бу тәмле печеньены пешерү өчен 3 йомырка, 200 грамм шикәр комы, ярты лимон кирәк булачак.
Йомырка агын сарысыннан аерып, тирән савытка салабыз. Яхшылап күперткәч, аңа шикәр комын аз-азлап кына салып, янә күпертеп алабыз. Лимонны алдан ук вак угычтан чыгарып әзерләп куябыз. Шикәр комы салып күперткән йомырка агына уылган лимонны салып болгатабыз.
Килеп чыккан массаны аш кашыгы белән алып пергамент кәгазь җәелгән табага кечкенә өемнәр итеп салып чыгабыз. Аз гына саргылт төскә кергәнче пешерәбез.
Печеньены капкачлы банкага салып, коры урында сакларга була.
Читайте нас: