+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
24 апрель 2019, 11:27

Песи белән тычканнар

Бу уен бүлмәдә уйнала.

Бу уен бүлмәдә уйнала. Уйнаучыларның берсе — “песи”, калганнары “тычкан” булып, почмакларда урын ала. “Песи” уртада кала, “тычканнар” һәрвакыт урыннарын алмашып йөгереп торалар. Шул чагында “песи” аларның берсен тотарга тиеш. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән “тычканнар” бер-берсенә күз яки кул белән ымлап, я булмаса тамак кырып, урын алыштыру серен белдерәләр. Ә “песи” башын аска иеп, күзен йомган булып астан гына күзәтеп тора. “Тычканнар”, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:
Мияу-мияу мышнаган,
Мич башында кышлаган.
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде йоклаган.
Шулай җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең урынына таба чаба башлый. Шул чагында “песи”нең күзләре ачыла, почмакка җиткәнче “тычканнар”ның берсен тотып ала. Кулга эләккән “тычкан” хәзер үзе “песи” ролен башкара, уен дәвам итә.
Читайте нас: