+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
21 Май 2019, 23:30

Эремчекле пирог

Бик тәмле һәм йомшак була ул. Сез дә пешереп карагыз әле.

200 грамм майны суыткычтан берәр сәгать алдан алып куеп, өй температурасында җылытыгыз. Аннары 2 стакан онны, бер чәй калагы тоз, ярты стакан шикәр комы, ярты чәй калагы сода яисә бер чәй калагы разрыхлитель, 1 кап ванилин салып, шушы коры массаны йомшартылган май белән уабыз.
Уылган камырның яртысын пергамент кәгазь җәелгән табага тигезләп салыгыз. Шуның өстенә эчлек салына. Ул болай әзерләнә: 500 грамм эремчек, 100 гр шикәр комы, 3 йомырка, 2-3 кашык сату каймагы бергә бутагыз.
Эчлек өстенә калган камырны салыгыз.
Эремчекле пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут пешә. Аны табасында килеш суытыгыз.
Читайте нас: