+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
21 Май 2019, 19:08

"Кактус"ка җан өрик!

Дуслар, бүген “Әллүки” остаханәсендә “Кактус” аппликациясе ясыйбыз.

Кирәк: кызыл һәм яшел төстәге кәгазь, җилем.
1.Иң элек яшел кәгазьдән оваллар кисегез һәм аларны урталай бөкләгез. Кактус гөленең бер тармагын эшләү өчен биш озынча түгәрәк кирәк булачак. Гөлегез рәсемдәге кебек биш тармаклы булса, 25 овал әзерләргә кирәк.
2.Кызыл кәгазьдән кактусның “энә”ләрен кисегез.
3.“Энә”ләрне түгәрәкләргә ябыштырыгыз.
4. Ә хәзер һәр түгәрәкнең уртага бөкләнгән урынына җилем сөртеп, аларны бергә ябыштырыгыз.
5.Чәчәкләрен үзегез теләгәнчә ясый аласыз.
6. Кактусны матур итеп катыргы кәгазьгә ябыштырыгыз.
Читайте нас: