+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
31 Май 2019, 18:28

Мәкле пирог

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кирәк:
1 стакан сату каймагы,
1 стакан шикәр комы,
1 стакан он
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель),
4 йомырка сарысы,
ярты стакан мэк.
Эш тәртибе:
Йомырка сарысы, каймак, шикәр комын бергә тугларга. Аерым савытта камыр көпшәкләндергеч, он һәм мәкне бергә кушабыз. Аннары ике массаны бергә кушып, туглыйбыз.
Пирогны 170 градуска кадәр җылытылган мичтә 60 минут чамасы пешерергә кирәк. Мичтән алып, бераз суытканнан соң, сату каймагын шикәр комы белән болгатып, пирог өстенә агызабыз. Өстен вакланган чикләвек белән дә бизәргә була.
Читайте нас: