+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
6 июнь 2019, 14:40

Абрикослар пешкән мәлдә...

Җылы яктан тартмаларда сусыл, татлы абрикослар кайтып җитте. Димәк, бик тәмле пирог пешерер чак җитте.

Бу татлы пирогны пешерү өчен: 120 грамм акмай, 40 миллитр сөт, 3 йомырка, 165 грамм шикәр комы, 1,5 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), абрикослар һәм 150 грамм он.
Эш тәртибе: өй температурасында йомшартылган майны шикәр комы белән бутарга. Аннары берәмләп йомырка, сөт салырга, сөт, он һәм камыр көпшәкләндергеч кушарга. Камыр тыгыз килеп чыгарга тиеш
Майлы табага камырны савыт кырыйларын каплатып, җәяргә кирәк. Камыр калынлыгы 1 сантиметр тирәсе булсын. Аның өстенә уртага киселгән абрикослар тезәргә кирәк.
Пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: