+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
17 июнь 2019, 19:19

Кызарып җиләк пешкәндә...

Бакча җиләкләре өлгерде. Алардан кайнатма, компот кына түгел, тел йотарлык десерт та эшләп була.

Ингридиентлар: 350 грамм кибет каймагы (20 процентлы), ярты стакан шикәр комы, 1 кап ванильле шикәр, 15 грамм желатин, ярты стакан су, 500 грамм бакча җиләге.
1. Желатин өстенә ярты стакан салкын су салыгыз һәм 5 минутка бүртергә куй.
2. Блендер савытына юып, суы саркытылган җиләкләрне, каймак, шикәр комы, ванильле шикәрне бергә салып, 1-2 минут тугла.
3. Желатинлы савытны 2 минутка сүрән утка куй. Яныннан китми генә бутап тор. Ул эрергә тиеш.
4. Хәзер блендерыңны янә кабыз, ул туглаган арада, кайнар желатинны җиләкле массага акрын гына агыз.
5. Күпертелгән массаны савытларга сал һәм ике сәгатькә суыткычка куй.
6. Табынга чыгарыр алдыннан өстен җиләк, мята яфраклары белән бизә.
Читайте нас: