+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
22 июль 2019, 23:48

Кышкылыкка кыяр тозлыйбыз!

Кышкы карлы-буранлы кичләрдә "Әллүки" өйрәткән рецепт буенча тозланган кыяр банкасын ачып җибәрсәгез, өегезгә хуш исле җәй исе таралыр.

Бакчада кыяр өлгергән вакыт. Димәк, әниләрнең, нәнәйләрнең кышкылыкка сый-нигъмәт хәстәрләр чагы җитте. Бүген без сезгә аз тозлы кыяр рецептын тәкъдим итәбез. Ә сез, яшь дусларыбыз, аларга ярдәм итәргә әзер торыгыз.
Иң элек бакчадан җыеп алып кергән кыярларны юып, 3 сәгать суда тотабыз. Суны вакыт-вакыт алыштырып тору яхшырак. Өч литрлы банка төбенә укроп, керән, кара карлыган яфраклары, 4-5 тырнак сарымсак, 10 данә исле кара борыч, 4 данә канәфер салыгыз һәм кыярларны урнаштырыгыз.
Шул арада тозлык (рассол) әзерләнә. 1,5 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатып чыгарыгыз һәм кыярлар өстенә салып, 3 минут тотыгыз. Аннары тозлыкны банкадан бушатып, кайнатып алыгыз һәм янә кыярлар өстенә коегыз. Шул вакытта 1 кашык аш серкәсе салып, банканы тимер капкач белән ябыгыз.
Банкаларны әйләндереп, төреп куегыз. Алар суынганчы шулай торсын.
Читайте нас: