+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
25 июль 2019, 20:53

Кышкылыкка чия компоты

Мондый рецепт белән әзерләнгән компот артык баллы да, әче дә булмый. Өстәвенә, ул яхшы саклана.

Хөрмәтле әниләр! Бүген кышкылыкка чия компоты ясыйбыз. Сезнең янда үсмер кызларыгыз да ярдәмләшеп торса, эш күңеллерәк тә, тизрәк тә барыр.
*Стерильләштерелгән өч литрлы банкага юылган, суы саркытылган 3 стакан чия салабыз. Хуш исле тәм килеп торсын өчен чияләр янына мята яфрагы да төшерергә мөмкин.
Аннары банка тулганчы кайнар су коябыз һәм капкач каплап 5-7 минут тотабыз.
*Арытаба банкага тишекле махсус капкач кидереп, суын агызып алабыз да шуңа 1 стакан шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз.
*Сироп әзер, аны банкага салыр алдыннан мята яфрагын алырга кирәк.
*Тимер капкач каплап, банканы әйләндереп, одеял белән төреп куярга кирәк.
Мондый рецепт белән ясалган компот артык баллы да, әче дә булмый. Өстәвенә, ул яхшы саклана.
Читайте нас: