+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
3 август 2019, 19:30

Кышкылыкка бик тәмле алма измәсе

Аны сабыйлар да, өлкәннәр дә яратып ашый.

Дуслар, бакчадагы алмаларны җил коямы? Әлбәттә, әниләрегез тәмле итеп алма бәлеше дә пешерәдер, компот кайнатып та, сутын чыгарып та эчәсездер. Оныклары күп булган картәниләр как та коядыр. Җиргә коелган алмалардан кышкылыкка бик тәмле измә дә әзерләргә була.
Кызлар һәм малайлар! Әниләрегезгә ярдәмләшергә онытмагыз.
5 килограмм алманы юганнан соң, өстенә бераз су коеп йомшарганчы кайнатырга һәм иләк аша чыгарырга кирәк. Килеп чыккан измәне табакка салып, 100 грамм шикәр комы кушарга һәм яхшылап болгатып, кайнатырга куярга.
Шуңа бер банка куертылган сөт (сгущенное молоко) өстәгәннән соң, янә кайнатып чыгарырга кирәк.
Алдан банкаларны чәй содасы белән яхшылап юып, парда яки газ мичендә стерильләштерергә кирәк булачак. Әзер банкаларга измәне кайнар килеш тутырып капкач белән япканнан соң, суынганчы каплап тотарга киңәш ителә. Барлыгы ярты литрлык 8 банка чыгачак.
Әгәр алмаларны кабыгыннан чистартып эшләсәгез, аны иләк аша чыгарырга түгел, блендерда вакларга була.
Читайте нас: