Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
7 август 2019, 12:46

Алмадан бик тәмле шарлотка

Кызлар! Яулыкларны артка чөеп бәйләдек, алъяпкычларны билгә "элдек" тә аш бүлмәсенә киттек. Бүген алмадан бик тәмле шарлотка әзерлибез, яме!

Шарлотка әзерләү өчен иң элек түбәндәгеләрне хәстәрлик:
4 йомырка;
1стакан шикәр комы;
1,5 стакан он;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрызлитель);
3-4 алма.
Йомырка белән шикәр комын күпертәбез. Аннары он белән көпшәкләндергечне бергә иләп, акрын гына йомыркалы массага салабыз. Камырның яртысын майланган табага агызабыз. Өстенә вакланган алмалар тезәбез. Калган камырны өстенә агызабыз һәм табаны мичкә озатабыз.
Шарлотка якынча 40-45 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: