+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
9 август 2019, 15:49

Ташкабактан коймаклар

Дуслар! Бакчада ташкабаклар өлгергән вакыт. Аның артык зур булып үскәнен көтәргә ярамый, яшь чагында тәмле-тәмле ризыклар әзерләргә кирәк. Бүген ташкабактан коймаклар пешерәбез. Файдалы да, бик тәмле дә ул!

Яшь ташкабакның эчендәге тешләрен алып тормыйча гына, эре тешле кыргычтан чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак кыргычтан чыгарылган сарымсак, 2 йомырка, вак итеп туралган петрушка һәм 2-3 кашык он кушып, яхшылап туглыйбыз. Шуңа бераз гына кыргычтан чыгарылган сыр кушып җибәрсәң, тагын да тәмлерәк була.
Куе каймак кебек катнашмадан майлы табада коймаклар пешерәбез.
Телне йотарлык тәмле коймаклар килеп чыга!
Читайте нас: