+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
12 август 2019, 22:56

Кышкылыкка алмалы-сливалы компот

Бакчада алмалар да, сливалар да өлгерде. Димәк, кышкылыкка бик тәмле компот әзерләр вакыт җитте. Кызлар-йолдызлар, әниләрегезгә ярдәмләшсәгез, эш күпкә тизрәк һәм күңеллерәк барыр.

Алмалы-сливалы компот болай әзерләнә:
*Иң элек өч литрлы банкаларны сода белән яхшылап юып, парда яисә духовкада стерильләштерергә кирәк. Тимер капкачларны да яхшылап юып, суда кайнатып алабыз.
*Компот өчен әчкелтем-баллы алмалар алсагыз яхшырак булыр. Аларны юып, суын саркытыгыз. Эре булсалар, дүрт өлешкә бүлегез, эчен тазартыгыз. Ә сливаларны бөтен килеш салсагыз да ярый. Аларның төшләре компотка аерым тәм бирә.
*Җимешләрне банкага салыгыз, алар 1/3 өлеш булсын.
*Хәзер кайнап чыккан суны банкага тутырып салабыз һәм капкачын 10-15 минутка каплап куябыз.
*Аннары суны кәстрүлгә бушатып, бер өч литрлы банкага 250 грамм исәбеннән шикәр комы салабыз да янә кайнатып чыгарабыз.
*Әзер сиропны банка тулганчы коябыз һәм тимер капкач белән ябабыз.
*Банканы әйләндереп, төреп куябыз һәм суынганчыга кадәр шулай тотабыз.
Алмалы-сливалы компот бик тәмле була. Өстәвенә, үзең әзерләгән файдалы да әле.
Читайте нас: