+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
26 август 2019, 01:40

Алмадан как ясыйбыз

Әниләр, картәниләр! Ә сез какны ничек ясыйсыз? Үзегез генә белгән җайлы рецептлар белән бүлешегез әле...

Ә без кәнфиттән дә тәмлерәк какны болай ясыйбыз:
алма - 1 килограмм;
шикәр комы - 60 грамм;
су - 50 миллиграмм;
үсемлек мае, пергамент кәгазь.
*Алмаларны юып, дүрткә бүләбез, үзәген алабыз.
*Калын төпле кәстрүлдә, су салып, 20-30 минут пешерәбез.
*Суын сөзеп алабыз, ә пешкән алмаларны иләк аша чыгарабыз.
*Килеп чыккан измәгә шикәр комы кушып, янә 15 минутка кайнатырга куябыз.
*Зур табага пергамент кәгазь җәябез, аңа үсемлек мае сөртәбез һәм юка гына итеп алма измәсен җәябез.
*Какны 130 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 1-1,5 сәгать киптерәбез.
Мич төбенә савыт белән су куйсагыз, как тагын да яхшырак килеп чыгар.
Какны мичтән чыгару белән, кәгазеннән алырга ашыкмагыз. Ул шул хәлдә суынсын, аннан куптарып алсагыз да була.
Читайте нас: