Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
23 сентябрь 2019, 19:15

Алмадан тәмле пирог

Дуслар, сезнең алмадан “Шарлотка” яратканыгызны белеп торабыз. Бүген без тәкъдим иткән алма пирогы аннан да тәмлерәк килеп чыга. Әйдәгез, бүген чәй янына яңа рецепт буенча әзерлик әле. Хәер, аны безнең картәниләр элек-электән яратып пешергән.

Моның өчен 1 килограмм алма, берәр стакан манный ярмасы, шикәр комы, он, яртышар калак чәй содасы һәм тоз, 1 пакет ванильле шикәр, 125 грамм акмай кирәк булачак.
Тирән табага пергамент кәгазь җәеп, алдан әзерләп куябыз. Манный ярмасын, шикәр комын, онны, тозны, чәй содасын һәм ванильле шикәр комын да бергә кушып, яхшылап бутыйбыз. Юган алмаларны эре кыргыч аша чыгарабыз.
Табага беренче кат итеп коры катнашманың яртысын салып тигезлибез. Аның өстенә кыргычтан чыгарган алманың яртысын җәябез. Туңдыргычтан акмайны алып, шуның яртысын алма өстенә кыргыч аша чыгарабыз.
Яңадан катламнарны бер тапкыр кабатлап чыгабыз. Иң өскә бер-ике кашык коры катнашманы сибәргә кирәк. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 40 минут чамасы пешерәбез.
Хуш исле, әчкелтем-баллы алма пирогын бераз суытып, чәй янына чыгарабыз. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: