+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
30 сентябрь 2019, 18:52

Эремчекле шарчыклар

Бу ризыкны аеруча балалар яратып ашый.

Эремчекле шарчыкларны балалар бик яратып ашый. Ул чәй янына бердигән ризык. Өстәвенә бик җиңел әзерләнә.
Моның өчен 2 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 200 грамм эремчек, 1 стакан он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк булачак.
Йомырканы шикәр комы белән туглыйбыз. Аннары эремчек, он һәм камыр көпшәкләндергеч салабыз. Килеп чыккан массаны кашык белән алып, онда әвәләп, шарчыклар ясыйбыз. Тирән чүлмәккә үсемлек мае салып, шарчыкларны кыздырабыз. Беренчеләрен салганда ук май кайнап торырга тиеш. Ә аннары утны бераз кысып куябыз. Югыйсә, алар артык кызарып китә, ә эче чи була.
Эремчекле шарчыкларны кәгазь салфеткага сала барыгыз. Өстенә шикәр пудрасы да сибәргә мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: