+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
12 декабрь 2019, 13:45

Безнең сыйныф — әкият патшалыгы!

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә могҗизалы Яңа ел рухы инде күптән башланган.

Исәнмесез, “Әллүки” редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә күп сәламнәр белән Уфаның 65нче Татар гимназиясендә белем алучы 2 Б сыйныфы укучылары яза. Яңа ел бәйрәменә вакыт бар әле. Шулай да безнең гимназиядә серле, могҗизалы Яңа ел рухы инде күптән башланды. Укытучыбыз Гүзәл Миртимер кызы Заһитова җитәкчелегендә “Кыш бабай остаханәсе” булдырдык та үз кулларыбыз белән сыйныф бүлмәсен бизәп куйдык.
Безнең сыйныф хәзер әкият патшалыгын хәтерләтә. Монда купшы чыршыкайлар да, Кыш бабай белән Карсылу да, энҗе кар бөртекләре дә, серле Яңа ел тартмасы да бар. Сыйныфыбызны бизәүдә барыбыз да катнаштык. Һәркем матурлык тудыруга үз өлешен кертте.
Мондый сыйныфта дәресләр тагын да күңеллерәк, кызыклырак үтә. Ә без түземсезләнеп Яңа ел бәйрәмен, киң күңелле Кыш бабайның килүен көтәбез!
2 Б сыйныфында укучы кызлар һәм малайлар.
Уфаның 65нче Татар гимназиясе.
Гүзәл Заһитова фотолары.
Читайте нас: