+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
13 декабрь 2019, 18:35

Бер капчык “5”леләр телибез!

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә укучы кызлар һәм малайлар укырга да, Яңа елга әзерләнергә дә өлгерә. Ә сез шулай булдырасызмы?

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә сыйныф бүлмәләрен матур итеп бизәү традициясе дәвам итә. Бүген сезнең игътибарга 3 Б сыйныфы укучыларының сыйныф бүлмәсен тәкъдим итәбез.
Сыйныф җитәкчеләре Дания Миртимер кызы Бикбулатова җитәкчелегендәге өченчеләр чыршы эшләүгә бик оригиналь якын килгән. “Куллардан чыршы” бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыккан. Кар бабайларны да оста ясый икән кызлар һәм малайлар! Алар әйтерсең дә сыйныф тактасыннан сикереп төшәр дә балаларны уенга чакырыр төсле... Ә инде кар бөртекләренең ниндие генә юк биредә!
Менә шундый сихри Яңа ел алды кәефе сыйныфта... Укулар тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. “4”ле, “5”леләрне күбәрәк “эләктереп” калуыгызны, өр-яңа елга бер капчык яхшы билгеләр белән керүегезне телибез, дуслар!
Дания Бикбулатова фотолары.
Читайте нас: