+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
25 февраль 2020, 18:10

Әниләргә бүләк әзерлик!

8 Март бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Бүләкне алдан хәстәрлик, дуслар!

Моның өчен төсле һәм ак катыргы кәгазьләр, кайчы, җилем кирәк. Эшне чәчәкләр ясаудан башлагыз. Монысы сезнең фантазиядән тора. Лалә, ромашка, рауза гөле — кайсыларын телисез, шундыйларын эшләгез. Сабагы, яфраклары да булсын.
Аннары чәчәкләр өчен савытны эшләүгә күчегез. Иң элек бокалның шаблонын ясап куйсагыз, үзегезгә җиңелерәк булыр. Рәсемдәге кебек ак кәгазьдә чәчәкләр уеп, савытны тагын да матурлап җибәрергә мөмкин. Дөрес, моны канцеляр пычагы белән бик сак эшләргә кирәк. Шуңа да өлкәннәр ярдәменнән башка булмас.
Я, ничек, матур килеп чыктымы? Сезнең эшләрне “В контакте” төркемендә (vk.com/alluki) көтәбез.
Читайте нас: