+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
11 апрель 2020, 15:50

Күмәк эш – күңелле эш!

Шушы көннәрдә "Әллүки" почтасына Чакмагыш районыннан бик матур эчтәлекле хат килеп төште. Аны безгә 2нче сыйныфта укучы Булат исемле малайның бертуган абыйсы Юлай язган. Туганнарның бердәмлеге, татулыгы бездә соклану уятты. Бу хатны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, дуслар.

"Исәнмесез, "Әллүки" журналы хезмәткәрләре! Без энем белән данлыклы Чакмагыш районыннан булабыз. Булат энем Чакмагыш гимназиясенең 2 Б сыйныфында укый. Әлеге вакытта, үзизоляция сәбәпле, алар компьютер аша өйдә укый.
Энем өйгә бирелгән биремнәрне эшләгәндә, мин кирәк вакытта һәрвакыт ярдәм итәм. Кичә сыйныф җитәкчеләре Лива Шәйхулла кызы укучыларга язгы тематикага эш башкарырга кушты.
Мин горурланып әйтә алам - безнең гаилә бик тату. Без һәрвакыт бергә: уйныйбыз, көлешәбез, укыйбыз, авылга кайтабыз, җәен урманнарга чыгабыз, су буйларына балык тотарга, су коенырга йөрибез.
Бу юлы да мин, әтием белән бергәләшеп, энемә ярдәмләшергә тотындык. Күмәк эш – күңелле эш! Яз темасына багышланган кул эше бик матур килеп чыкты. Энем "бишле" билгесе алды, ә без аның өчен сөендек! Аны "Әллүки" журналы укучыларына да күрсәтергә булдык. Ошыймы?"
Юлай НИЗАЕВ,
М. Акмулла исемендәге педагогия колледжы студенты.
Автор фотосы.
Читайте нас: