Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
15 июнь 2020, 18:10

“Розалар” печеньесы

Авылда сөтнең мул чагы. Әниләрегез, картәниләрегез эремчек тә әзерлидер әле. Бүген сезне эремчектән бик тәмле печеньелар пешерергә өйрәтмәкчебез, дуслар! Әйдәгез, аш бүлмәсенә киттек...

Эш башлар алдыннан кирәкле ингредиентларны әзерләп куйыйк.
Эремчек — 250 грамм;
акмай яисә маргарин — 100 грамм;
он — 400 грамм;
йомырка сарысы —2 данә;
шикәр — 120 грамм;
чәй калагы очында ванилин, сода, тәменчә тоз.
Әзерләү тәртибе:
  1. Эремчеккә йомшартылган акмай, шикәр, ванилин, тоз һәм йомырка сарысы кушып, яхшылап бутагыз. Акрынлап он, сода салып, һәм йомшак камыр басыгыз. Он азрак яисә күбрәк кирәк булырга мөмкин.
  2. 2-3 мм калынлыкта камыр җәеп, кечкенә түгәрәкләр кисеп чыгыгыз. 3-4 түгәрәкне өсте-өстенә куя барып, рулет итеп төрегез.
  3. Хәзер рулетны пычак белән икегә бүлегез. Ике роза чәчкәсе килеп чыгар. Аларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп чыгарга кирәк.
  4. Печенье 180 °та 20-25 минут тирәсе пешә. "Розалар"га шикәр пудрасы сибәргә була.
  5. Чәйләрегез тәмле булсын!
    Фото:yutazy.ru
    Читайте нас: