+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
16 июнь 2020, 19:20

Абрикостан пирог

Кибет-базарларда абрикосларның сатуга чыккан, мул чагы. Димәк, чәй янына тәмле пирог әзерләп калырга кирәк.

Кирәкле ингредиентлар: бүлмә температурасындагы 120 грамм акмай, 150 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, тәменчә тоз, ванилин, зур булмаган унлап абрикос.
Әзерләү барышы:
1. Акмайны башта шикәр комы белән, аннары йомырка салып туглыйбыз
2. Тоз, камыр көпшәкләндергеч кушылган онны иләп, массага акрынлап кушабыз.
3. Камырны пергамент кәгазь җәелгән табага тигез итеп салабыз.
4. Абрикосларны юып, уртага бүләбез, төшләрен алабыз. Аннары җимешләрне камыр өстенә тезәбез.
5. Пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 40 минутлап пешә.
6. Әзер пирогны формадан алабыз һәм шикәр пудрасы сибәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото:povarenok.ru
Читайте нас: