+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
29 июнь 2020, 22:55

Бакча җиләгеннән компот

Кышын банка капкачын ачуга, аның хуш исе ямьле җәйне хәтерләтәчәк.

Бер 3 литрлы банка өчен 400 грамм җиләк, 2 телем лимон, 250 грамм шикәр комы, бөтнек яфраклары, 2,5 литр су кирәк булачак.
Банкаларны һәм капкачларын стерильләштерергә. Өлгергән җиләкләрне юарга, чистартырга, суын саркытырга. Банкаларга җиләк, лимон, бөтнек яфракларын салырга һәм өстенә кайнар су коярга. 15-20 минуттан суны кәстрүлгә бушатырга һәм, шикәр комы салып, кайнатып чыгарырга кирәк. Кайнар сиропны янә банкага коярга һәм тимер капкач белән ябарга. Банкадагы кайнатма суынып беткәч, кышка сакларга алып куярга.
Мондый компот хуш исле һәм бик тәмле була.
Фото: youtube.com/watch?v=3biyJ_lU2k4
Читайте нас: