+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
2 июль 2020, 16:20

Тиз әзерләнә торган пицца

Ул бик тәмле һәм йомшак була.

Ингредиентлар:
* 2 кашык каймак,
*100-150 грамм кефир,
* 50 грамм эретелгән акмай яки маргарин,
* калак очында тоз,
* ярты калак чәй содасы,
* он,
* чеметем шикәр комы.
Әзерләү барышы:
Кефир, каймак, акмайны бергә туглап, тоз, сода, шикәр комы салабыз. Он кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аны майланган табага кул белән генә тигезләп, юка итеп җәябез. Өскә кетчуп сөртәбез, ысланган колбаса яисә пешкән тавык ите, помидор, борыч, зәйтүн җимешләре, яшел тәмләткечләр турап салабыз һәм кыргычтан үткәрелгән сыр сибәбез.
Пицца 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20-30 минут тирәсе пешә.
Тәмле булсын!
Фото:vk.com/zippychefs?w=wall-4806561_781047
Читайте нас: