+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
3 июль 2020, 15:50

Җир җиләгеннән пирог

Яланнан кып-кызыл җир җиләкләре җыеп кайттыгыз. Бераз чәйләп, хәл җыеп алгач, төче камырдан тәмле пирог әзерләргә дә була.

Ингредиентлар: камыр өчен 1 кап акмай, ярты стакан шикәр комы, 50 миллитр сөт, 2 стакан он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч алыгыз.
Эчлек өчен 300-400 грамм җир җиләге, тәменчә шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмал кирәк булыр. Җиләкләрне юабыз һәм киптерәбез һәм шикәр комы, крахмал сибеп, бутыйбыз.
Он белән йомшартылган акмайны кушып уабыз, сөт, ярты стакан шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч кушып, камыр басабыз. Камыр каты булырга тиеш түгел.
Каймырны икегә бүләбез. Зур өлешен җәеп, майланган табага урнаштырабыз һәм эчлек салабыз. Хәзер инде бәләкәйрәк җәймә белән өстен каплап, матурлап бөреп куябыз.
Пирогны духовкада 180 градуста 40 минут пешерәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото:xcom-hobby.ru
Читайте нас: