+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
4 июль 2020, 23:15

Бәрәңгене авылча әзерлибез!

Аны балалар да яратып ашый.

Бәрәңгене, авылча, гаҗәеп тәмле итеп әзерләү өчен тоз, тәмләткечләр (прован үләннәре, борыч, коры сарымсак), үсемлек мае кирәк. Бу ризык бигрәк тә яшь бәрәңгедән, кабыгын әрчеми генә пешергәндә, аеруча тәмле була.
*Зур булмаган бәрәңгеләрне яхшылап юып, киптереп, һәркайсын 4 өлешкә бүләбез.
*Тоз, тәмләткечләр һәм үсемлек маен барысын бергә бутыйбыз.
*Әзер катнашмага бәрәңгенең һәр кисәген манып алабыз һәм пергамент кәгазь җәелгән табага тезәбез.
*Бәрәңгене 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез.
*Аннары температураны 200-220°C га кадәр арттырабыз һәм мичтә тагын 20 минут тотабыз. Шул вакытта бәрәңге кисәкләре кызарып пешә һәм, нәкъ балалар яратканча, кетердәп торачак.
Тәмле булсын!
Фото:youtube.com/watch?v=qUDVpwxvZ8g
Читайте нас: