+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
8 июль 2020, 00:55

Кура җиләгеннән кайнатма

Ул желесыман һәм бик тәмле була.

Кайнатма өчен 1 килограмм җиләккә 1 килограмм шикәр комы кирәк.
Җиләкләрне чистартыгыз һәм эмаль кәстрүлгә салыгыз. Шунда ук шикәр комының яртысын кушып, ике сәгатькә калдырыгыз. Җиләкнең суты бүленеп чыккач, кәстрүлне акрын утка утыртып, кайнатып чыгарырга кирәк. Күбеген җыеп алырга онытмагыз. Кайнап чыкканнан соң, тагын 5 минут утта тотыгыз. Аннары сүндереп, тулысынча суытырга кирәк булыр.
Суынган кайнатмага калган шикәр комын кушарга һәм тагын утка утыртып, кайнап чыкканнан соң 5 минут талгын утта тотарга. Соңыннан кайнатмалы кәстрүлне салкын суга утыртып суытырга кирәк.
Ә хәзер тәмлекәчне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кышкылыкка алып куярга да мөмкин.
Тәмле булсын!
Фото:vokrugsada.ru
Читайте нас: