-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
16 ноябрь 2020, 14:45

Кабак төшеннән - чәчәк

Аның белән Яңа елда чыршыкайны бизәргә дә була.

Бакчада тәгәрәп кабак өлгерде. Әниләр тәмле кабак бәлеше салган арада, без аның төшләреннән матур чәчәкләр ясыйк.
  1. Катыргыдан 3 сантиметр диаметрлы түгәрәк кисегез.
  2. Түгәрәк буйлап кабак төшләрен ябыштырыгыз.
  3. Беренче катын ябыштыргач, киптерергә, ә соңыннан икенче катын ябыштырыгыз.
  4. Чәчәкнең уртасын вак кына сәйләннәр белән бизәргә була. Аларны да җилем белән ныгытып куегыз.
  5. Мондый чәчәкләр белән бүлмәгезне ямьләп торачак. Ә инде арткы ягына җеп беркетсәгез, Яңа елда чыршыкайны бизәргә дә була.
  6. Фото:handcraftguide.com
    Читайте нас: