+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
16 апрель 2021, 15:15

Тал бөресе талларда...

Кул эшләренә оста икәнегезне беләбез инде, дуслар! Әйдәгез, бергәләп яз темасына аппликация ясыйк.

Дуслар, күрдегезме әле, тал “песиләре” уянган! Кояш нурлары ныграк төшкән саен табигать тә җанлана. Әйдәгез, шушы матур күренешне аппликациягә күчерик.
Моның өчен зәңгәр төстәге катыргы кәгазь, коңгырт төстәге пластилин, сары гуашь, мамык, 20 сантиметрлы тасма кирәк булыр.
1.Катыргы кәгазьгә каләм белән талның ботакларын сызыгыз.
2. Пластилинны озынча бау рәвешендә әвәләгез һәм сызым буенча ябыштырып чыгыгыз.
3. Тал бөреләрен ясау өчен пластилиннан кечкенә шарчык әвәләгез. Аннары аның өстенә мамык куеп, бөре ясагыз. Мамыкны алдан сары гуашька манып, киптереп куегыз.
4. Сурәтне матур итеп җыясы гына калды. Бөреләрне урнаштырып чыкканнан соң, тасма белән бизәп куйсагыз, аппликациягез тагын да ямьләнеп китәр.Фото:
Фото:bolshoyvopros.ru
Читайте нас: