+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
15 сентябрь 2021, 16:45

Ташбака

Дуслар! Рәсемдәге кебек ташбака ясауның бер кыенлыгы да юк.

Ташбака
Ташбака

Моның өчен кулланылмый торган DVD диск, зәңгәрсу төстәге катыргы кәгазь, яшел төстәге кәгазь, бертөрле зурлыктагы төймәләр, җилем кирәк булачак.

  1. Дискка “Момент” җилеме ярдәмендә төймәләр ябыштырып чыгабыз. Бу ташбаканың кабырчыгы булачак..
  2. Ташбаканың башын, кулларын һәм тәпиләрен, койрыгын яшел кәгазьдән ясыйбыз. Аларны кәгазьгә төшереп, кисеп алабыз.
  3. Хәзер дискка барлык детальләрне ябыштырабыз. Ташбаканың күзләрен, авызын фломастер ярдәмендә төшереп куярга да була.
  4. Зәңгәрсу төстәге катыргы кәгазь аквариум ролен башкарачак. Ташбаканы җилем ярдәмендә шуңа беркетеп куябыз.
  5. Фантазиягезне эшкә кушып, аппликацияне суүсемлекләр, балыклар белән дә бизәргә мөмкин.

 

Фото: gidrukodeliya.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: