+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Үзем дә булдырам!
14 март 2023, 18:45

Банкадагы теләкләр кабул була!

Әтиеңнең яисә әниеңнең туган көне җитеп киләме? Аны ничек котларга белмисеңме? Без ярдәмгә киләбез.

Газиз кешеңә мәхәббәтеңне белдерү, аңа матур сүзләр әйтү – бик мөһим әйбер. Шуңа күрә без сезгә күңел түреннән чыккан иң ихлас сүзләрне бер савытка җыярга тәкъдим итәбез.

“Теләкләр банкасы”н ясар өчен сезгә капкачлы пыяла банка, җилем, кайчы кирәк булачак. Бизәү өчен төсле кәгазьләр яки стикерлар, декоратив тасмалар, маркерлар, буяулар, ясалма чәчәкләр яки төрле төстәге ташлар алырга мөмкин.

  1. Төсле кәгазьләргә каләм яки маркер белән кызыклы теләкләр яки сез бүләк биргән кешене яратуыгызның сәбәпләрен языгыз. Кәгазьләр күбрәк булган саен, савытыгыз матуррак булыр.
  2. Язуларны яшерер өчен кәгазьләрне торбачык сыман төрегез яки берничәгә бөкләгез.
  3. Хәзер савытны бизәргә вакыт. Төсле кәгазьдән капкач диаметрыннан бераз кечерәк диаметрлы түгәрәк кисегез. Бүләк кемгә адресланган икәнен нәкъ шунда язып, капкачка ябыштырыгыз.
  4. Теләкләрегез язылган кәгазьләрне савытка салыгыз һәм ябып куегыз. Капкач кырыеннан декоратив тасма бәйләгез.
  5. Банканың тышын үзегезнең күңелгә хуш килгәнчә бизәгез.

Фото: remoskop.ru.

Банкадагы теләкләр кабул була!
Банкадагы теләкләр кабул була!
Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: