Русия көне уңаеннан, Уфаның 22 нче модельле балалар китапханәсенең «Сәяхәтчеләр клубы» библиояланы, 5нче лицейның «Салават күпере» мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен «Туган ил нәрсәдән башлана»дигән тарихи сәгать үткәрде.
Чара Михаил Матусовский сүзләренә язылган «Ватан нәрсәдән башлана»дигән җырны тыңлаудан башланды. Балалар "Ватан" сүзе нәрсәне аңлатуы турында фикер алышты, Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, урыс халкының көнкүреше, тарихы һәм мәдәнияте турында сорауларга җавап бирде.
Балалар Русия символлары (герб, флаг, гимн) турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Чарада катнашучыларга Русиянең заманча гербы турында сөйләделәр, шулай ук гасырлар дәвамында гербның үсеш тарихы белән таныштылар. Китапханәче әләм турында кызыклы фактлар, аның вакыт дәвамында ничек үзгәрүе һәм хәзерге заман триколорының төсләре турында сөйләде. Соңыннан балаларга гимн турында сөйләделәр, аны алар аягүрә басып тыңлады.
Зөлфия Гыйззәтуллина.
Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.