Барлык яңалыклар
Балачак илендә
9 август 2022, 16:25

Укучылар “Җәй һәм китап-2022” конкурсында катнаша

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә әдәби очрашу узды.

Укучылар “Җәй һәм китап-2022” конкурсында катнаша
Укучылар “Җәй һәм китап-2022” конкурсында катнаша

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә “Җәй һәм китап-2022” җәйге уку конкурсы кысаларында " Җәйне укы!" дигән әдәби очрашулар узды. Чара бөек фантаст Жюль Верн әсәрләре буенча оештырылды.

Әдәби сәяхәт язучының китапларына күзәтү белән башланып китте, чынлап та, Жюль Вернның чын талантына сөенүчеләр күп. Балалар бик теләп капитан Немоны язучының китапларын укыйлар икән, сюжетларның төп вакыйгаларын беләләр һәм хәтерлиләр. Жюль Верн әсәрләре буенча төзелгән викторинаны китап сөючеләр хатасыз диярлек чиштеләр. Аннары “Китапны тап" дип аталган пазлның электрон вариантын җыйдылар. Бераз авыр булса да, җиңеп чыктылар. Балаларга маҗаралы китаплар турында фикер алышу бик мавыктыргыч тоелды һәм алар “Җәй һәм китап-2022” конкурсында катнашу өчен бик теләп язылдылар.

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

 

Автор фотолары.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас