Барлык яңалыклар
Балачак илендә
11 ноябрь 2023, 12:45

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк!

Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында нәниләр кечкенәдән юл кагыйдәләрен өйрәнә.  

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк!
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк!

Балаларны кечкенәдән “юл грамотасы”на өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре булдыру әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең мөһим бурычы. Дүртөйле шәһәренен 6нчы "Кояшкай" балалар бакчасында да нәниләрнең төрле яклап үсешенә ярдәм итүче, юлларда үзләрен хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, без, тәрбиячеләр, төрле алымнар  кулланабыз. Әңгәмәләр үткәрәбез,  экскурсияләргә чыгабыз, шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, өстәл уеннары, төрле сюжетлы уеннар уйныйбыз. Әлбәттә, бу өлкәдә тәрбия һәм белем бирү эшләре бергә үрелеп бара. Безнең балалар бакчасында мондый чаралар даими үтә. Безнең өчен иң мөһиме – балаларның сәламәтлеге, юлларда хәвефсез йөрүе.

Гөлназ Әхмәдинур кызы Имамова, тәрбияче.

Дүртөйле шәһәренен 6нчы "Кояшкай" балалар бакчасы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас