Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 декабрь 2025, 14:30

Җиде апасы һәм өч абыйсы көтеп алган!

Бикмурзиннарның унынчы сабыйлары дөньяга килгән. 

Җиде апасы һәм өч абыйсы көтеп алган!
Җиде апасы һәм өч абыйсы көтеп алган!

Калтасы районында яшәүче Эвелина Бикмурзина унынчы тапкыр әни булды, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бикмурзиннар гаиләсендә инде җиде кыз һәм өч малай үсә, алар арасында игезәкләр дә бар.

“3300 грамм авырлыктагы малай Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә дөньяга килде, - дип ачыклык керттеләр министрлыкта. - Дүртенче тәүлеккә әни белән сабый өйләренә кайтып киттеләр, анда аларны зур гаилә шатланып көтә иде. Бикмурзиннарны бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз".

Бүлек мөдире Артур Закиров белдерүенчә, унынчы бала табу табилардан аерым игътибар таләп итә, чөнки күптапкыр бала табу булганда, кан китү һәм анемияне дә кертеп, катлауланулар үсеше куркынычы арта. Куватов исемендәге Республика клиник Перинаталь үзәге хезмәткәрләре катлаулы очраклар белән эшләү тәҗрибәсенә ия. Табибларның һәм акушерларның һөнәри осталыгы аркасында биредә ел саен 3 меңнән артык бала дөньяга килә.

 

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас