12 мартта Әбҗәлил районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Билалов гаиләсендә дөньяга килгән бишенче сабыйга туу турында таныклык биргәннәр.
Яңа Балапан авылында яшәүче Азамат һәм Физәлия Билаловларның тату гаиләсе күпләргә үрнәк. 1 мартта туган нәни Фатыйманың өч абыйсы һәм апасы бар. Өлкән абыйсы Данил мас-рестлинг белән мавыга, егет республика һәм Русия бәйгеләре призеры. Денис – сноубордчы, әти-әнисе аның мавыгуларын хуплый. Малайны танылган Абзак тау чаңгысына күнекмәләргә йөртәләр. Далгат әле мәктәпкәчә яшьтә, әмма ул да абыйларыннан һич калышмый, хоккей һәм футбол уйнарга ярата. Ә ике яшьлек Ясминә бергә уйнар өчен яңа туган сеңлесенең үсүен түземсезлек белән көтә.
Гаилә башлыгы Хәйбулла районында вахта ысулы белән эшли. Ә аның хатыны хуҗалык алып бару белән генә чикләнми, үз мавыгулары ярдәмендә акча эшләргә дә өлгерә – сатуга пироглар һәм тортлар пешерә, гүзәл затларга керфекләр үстерә, маникюр, макияж ясый.
Билаловлар үз йортларын салып чыкканнар.
“Бәхетле әти-әнигә һәм балаларга ныклы сәламәтлек телибез, сабыйлар мәхәббәттә, тынычлыкта һәм иминлектә үссеннәр. Ныклы гаилә – дәүләт терәге”, - дип язган социаль челтәрләрдә Башкортстан Республикасы Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Владимир Спеле.
Фото: Башкортстан Республикасы Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте