+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 март 2023, 10:50

Каникуллар кайгы-хәсрәтләрсез узсын!

Узган ел төрле фаҗигаләрдә иллегә якын баланы югалттык...

Каникуллар кайгы-хәсрәтләрсез узсын!
Каникуллар кайгы-хәсрәтләрсез узсын!

Язгы каникуллар башланды. Күңелле чор булса да, яз – балалар өчен шактый хәвефле вакыт. Эрегән кар сулары, елгаларда боз китү, язгы ташкыннар – болар барысы да куркыныч тудыра.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган ел янгыннарда –  12 баланы, быел 1 баланы югалттык. Узган ел су объектларында 11 бала батып, 10сы биеклектән егылып һәлак булган. Быел  биеклектән егылып 1 бала үлгән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә узган елда 14 баланың, агымдагы елда бер баланың гомерен өзелде.

Язгы каникулларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү үз эченә гомум кагыйдәләрне ала. Әмма нәкъ шушы чорга хас булган махсус таләпләр дә бар.

  • Бу чорда балалар сулыкларга йөрмәскә тиеш. Тирән чокырлар бигрәк тә зур хәвеф тудыра, чөнки алар бар җирдә дә киртәләнмәгән һәм кисәтү билгеләре куелмаган.
  • Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлның машиналар йөри торган өлешендә сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
  • Әти-әниләрдән сорамыйча, аларны кисәтмичә, өйдән чыгып китәргә ярамый.
  • Тимер юл буенда яки машиналар юлында уйнарга, шулай ук ташландык биналарга, чүплекләргә һәм караңгы урыннарга якын барырга киңәш ителми.
  • Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
  • Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә, аларга ияреп китәргә ярамый.

 

Каникул көннәрегез күңелле, файдалы, хәвеф-хәтәрсез үтсен!

 

Фото:u.9111s.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: