+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 март 2023, 15:40

Гомереңнең соңгы көне булмасын!

МЧС республика халкын язгы хәвеф-хәтәр турында кисәтә.

Гомереңнең соңгы көне булмасын!
Гомереңнең соңгы көне булмасын!

"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - ди халык. Чыннан да, көзге боз, кеше авырлыгыннан иң элек  чатный башлый, ә язгы боз баскан җирдә туп-турыга ишелеп төшә. Һава температурасы җылына башлауга, сулыклардагы боз катламы көпшәкләнә. Боз өстеннән йөргәндә сакланмасаң, фаҗигагә юлыгу ихтималы да бар....

 “Боз асты балыгын тотарга яратучыларга, үсмерләргә, кечкенә балалары булган өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, боз катламының калынлыгы тиз кимегән шартларда сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә аеруча җитди карарга кирәклеген искәртәбез.

Тиздән апрель – бозга чыгу сезнең биографиядә соңгы вакыйга булырга мөмкин. Моңа юл куймагыз!”, - дип халыкка мөрәҗәгать итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре.

 

Фото: 53.mchs.gov.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: