+4 °С
Болытлы
Май каникуллары быел озын булмаячак.
Агымдагы елда Яз һәм Хезмәт бәйрәме дүшәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көннәре 29, 30 апрельдә һәм 1 майда булачак.
Аннары русиялеләрне 6-9 майда Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан дүрт көнлек яллар көтә.
Дүшәмбе, 8 май — агымдагы елның 8 гыйнварындагы якшәмбедән күчерелгән ял көне. Бу исә 9 Майда гына түгел, 8 майда да ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Быел май аенда барлыгы 11 ял көне булачак. Шуларның сигезе — шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, тагын өчесе бәйрәм көннәрендә булачак.