+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 август 2023, 16:25

“Без бәхет энергиясе алдык!”

Популяр җырчы Алсу балаларын беренче тапкыр Уяндыкка алып кайткан.

“Без бәхет энергиясе алдык!”
“Без бәхет энергиясе алдык!”

Русиянең популяр җырчысы Алсу гаиләсе белән әтисенең туган ягында – Илеш районының Уяндык авылында ял итә. Бу хакта  ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Җырчы Башкортстанда күптән булмавын, бу юлы әнисе, шулай ук ике кызы һәм улы белән кайтуын әйткән.

"Көч алу урыным. Башкортстан, Уяндык авылы. Монда минем әтием туган, монда минем балачагым үтте, бу изге җирдә минем әбием, бабам, якын туганнарым җирләнгән. Без монда беренче тапкыр Сафина, Микелла һәм Рафаэльчик белән кайттык. Балалар бик куандылар, без бәхет энергиясе алгандай булдык", – дип язган Алсу.

Ул шулай ук әтисе Рәлиф Сафинның Уяндык авылын күркәм, төзек итүгә керткән өлеше турында да истәлекләре белән бүлешкән.  Җырчының әтисе 15 яшендә бер капчык бәрәңге белән Уфага, нефть институтына укырга керергә дип чыгып киткән. Мөмкинчелек тугач, кече Ватанга ярдәм итә башлаган. Әнисе исемен йөрткән «Халидә» мәчетен төзеткән, юлларга асфальт түшәткән, кешеләргә кирпеч йортлар төзергә ярдәм иткән, эш урыннары булдырган, Андреевкадагы чиркәүне тергезгән, искесе урынына заманча мәктәп төзеткән, дәваханәне төзекләндергән. Сүз уңаеннан, Алсу хәзерге вакытта гаилә музее әверелгән әтисе йортында, Андреевка мәктәбендә һәм гыйбадәтханәдә булган.

"Биредә яшәүче халыкның рәхмәтен һәм мәхәббәтен мин, абыйларым, туганнарым, балаларым һаман да сизәбез. Тамырлар, Туган җир – бу шулкадәр мөһим! Моны вакыт узгач кына аңлыйсыңдыр, мөгаен", - дип язган Алсу.

 

Фото: Алсуның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: