26 август кичендә Агыйделнең буенда урнашкан амфитеатрда Бөтенрусия "Кино төне" акциясе узачак. Әлеге чара башкалабызда сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел исә биредә агымдагы елның иң популяр өч фильмын күрсәтәчәкләр.
"Кино төне" 20:00 сәгатьтә башкорт телендә мультфильмнар күрсәтүдән башланып китәчәк. Ярты сәгатьтән соң күпләрнең мәхәббәтен яулаган "Чебурашка" комедиясы көтелә (6+).
22:00 сәгатьтә Башкортстанда туган Кызыл Армия офицеры Николай Киселев турында "Праведник" хәрби-тарихи драмасы (12+) күрсәтелә.
00:00 сәгатьтә тамашачылар ачык космоста төшерелгән дөньядагы беренче тулы метражлы - "Вызов" нәфис фильмын караячак.
Чарага керү бушлай. Ялларыгыз күңелле үтсен, дуслар!
Фото: Мәдәният һәм сәнгать идарәсенең матбугат хезмәте