Имбирь иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә, көч бирә. Шуңа да кыш һәм яз айларында, вируслар аеруча таралган вакытта, имбирьдән ясалган эчемлекләрне эчү файдалы санала.
Өйдә кемдер авырганда имбирьдән ясалган чәй һәрвакыт өстәлегездә булсын.
Мондый чәйне әзерләгәндә, бөтнек яисә берничә ботак тимьян яки базилик кушарга мөмкин.
Ингредиентлар: чәй өчен 1 см имбирь тамыры, бөтнек яфраклары (мята), 2-3 телем лимон, бер чәй калагы яшел чәй, тәменчә шикәр комы кирәк булачак. Шикәр урынына бал салырга да була.
Имбирьне юып әрчергә һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләп, чәйнеккә салыгыз. Шуңа бөтнек яфраклары, лимон кисәкләре, яшел чәй салыгыз һәм өстенә кайнар су коеп, 5-7 минут төнәтегез.
Чәйләрегез тәмле булсын!