+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 гыйнвар , 11:50

Кышын туганнар авырып бармый...

Белгечләр раславынча, алар уртача бер елга озаграк та яши.

Кышын туганнар авырып бармый...
Кышын туганнар авырып бармый...

Бөтен дөнья табиблары һава торышының кеше сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясавына электән үк игътибар иткән.

Кышкы салкын һава иммунитет белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, суыкта физик активлык вакытында кешеләр организмында саклагыч күзәнәкләр активлаша. Лейкоцитлар инфекцияләр белән активрак көрәшә башлый. Моның белән бер үк вакытта организмның иммун системасын саклап калуга ярдәм итә торган интерферон эшләнеп чыга.

Салкын һава авыртуны җиңәргә ярдәм итә икән. Түбән температурада нервларның сизгерлеге кими. Мигрень җәфалаганда, мәсәлән, салкында йөрү дә җитә, ярты сәгатьтән соң авырту шактый кимиячәк.

Статистика буенча, кышын туган кешеләр сирәгрәк чирли һәм уртача бер елга озаграк яши.

Билгеле булуынча, көчле салкыннар — стресс һәм депрессив халәтләрдән дә бик яхшы "дару". Кар сырган агачлар һәм ап-ак көртләр кешедә соклану уята, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф бирә. Шул вакытта организмда серотонин “бәхет гормоны” арта. Ә ул, үз чиратында, стресска каршы тора.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: