+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 февраль , 18:05

Карабодай боткасы вируслардан саклый...

Кайбер авырулар булганда зыяны да бар икән.

Карабодай боткасы вируслардан саклый...
Карабодай боткасы вируслардан саклый...

Карабодай боткасы кемнәргәдер зыян да китерергә мөмкин икән. Бу хакта нутрициолог Елена Мановская белдерә.

Ул карабодай боткасының барыбер дә файдалы ризык булуын ассызыклый. Анда калий, магний, бакыр, бор, цинк күп, алар организмда гормоннарны җайга салуны тәэмин итә һәм терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлегенә йогынты ясый.

“Карабодай ярмасында безнең организмда күзәнәкләр төзү өчен җаваплы файдалы аксымнар бар. Сүз уңаенда, шул исәптән иммун системасы өчен, димәк, карабодай ярмасы куллану салкын тию сезонында вируслардан һәм бактерияләрдән сакланырга ярдәм итә”, — дип белдерә Миновская.

Ләкин карабодай боткасын чиксез күләмдә ашарга ярамаганын аңлау мөһим. Чөнки карабодай ярмасында катлаулы углеводлар күп, алар ашказаны-эчәк трактына авырлык китерә. Шулай ук бөер һәм сидек куыгы системасы проблемалары булган кешеләргә карабодай боткасы күп ашарга ярамый.

Карабодай ярмасын суда гына пешереп, аңа майда кыздырылган яшелчәләр яки ит кушмасаң, диетик ризык булуын да исәпкә алырга кирәк.

 

 

Фото: ideireceptov.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: