Кичке ашны дошманыңа бир, дигәнне ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Көндәлек соңгы ашны кабул итү өчен кайсы вакыт иң яхшысы? Әйтик, Испаниядә 21:00дан 23:00 сәгатькә кадәр, Һиндстанда — 19:00дан 21:00 сәгатькә кадәр, ә Бөекбританиядә — 17:30дан 19:30га кадәр кичке аш ашау гадәткә кертелгән. Әлбәттә, ашау культурасы бөтен җирдә дә бертөрле түгел.
Күпсанлы тикшеренүләргә караганда, кичке ашны йокларга ятар алдыннан 2-3 сәгать алдан кабул итү файдалырак, чөнки ашаганнан соң хәрәкәтләнеп алу, саф һавада йөреп керү, ризыкны кайнату, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен “стабильләштерү” өчен вакыт калырга тиеш. Моннан тыш, кичке аш йокы сыйфатына йогынты ясый. Әгәр без тулы ашказаны белән йокларга ятсак, энергиянең шактый өлеше ризыкны эшкәртүгә китә, шуның аркасында йокы “кача”, ә иртән арыганлык хисе барлыкка килә. Димәк, әгәр сез 23:00 сәгатьтә ятарга күнеккән булсагыз, кичке ашны 20:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамларга кирәк.
Болардан тыш, экспертлар шулай ук ашказанының дөрес эшләве өчен йокы графигын җайга салырга киңәш итә. Өлкән кешегә ял итү өчен кимендә 7 сәгать вакыт кирәк.