Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 ноябрь 2024, 18:55

С витамины 10 тапкыр күбрәк!

Кыш алдыннан иммунитетны ныгытабыз.

С витамины 10 тапкыр күбрәк!
С витамины 10 тапкыр күбрәк!

Иммунитетны саклауда витаминнар беренче ярдәмче булып тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины, цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестәдә һәм болгар борычында була икән.

“Күпләр цитруслылар — С витамины буенча чемпион, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында яки тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк. Аларда С витамины әфлисундагыга караганда 10 тапкыр күбрәк”, — дип белдерә табиблар.

Белгечләр сүзләренчә, тозлы кәбестә шулай ук эчәклек микрофлорасына ярдәм итә торган табигый пробиотик та булып тора.

“Югары гипертонияле, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләргә мондый кәбестәне тоз кулланмыйча ашарга мөмкин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып ясалган рецептлар буенча әзерләргә була”, — дип киңәш итә табиблар.

 

Фото: i.pinimg.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас